Центральная детская библиотека

Исәнме, җәй!

Зарыгып көткән җәйгә берничә көн генә калып бара. Кояшлы, чәчәкле, җиләк-җимешле җәйне һәркем көтәдер. Балтач Үзәк балалар китапханәсенең "Салават күпере" тозлы камырдан эшләнмәләр клубына йөрүче балалар да җәйне каршы алырга әзер! Бүген - 26 май көнне алар "Исәнме, җәй!" дип исемләнгән мастер-класста җиләк-җимешләр ясадылар.