Сахаров: шәхес һәм чор
20 май көнне академик, физик Андрей Дмитриевич Сахаровның тууына 100 ел тулу һәм 2021 ел – Россиядә Фән һәм технологияләр елы уңаеннан Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Сахаров: шәхес һәм чор” дип аталган кызыксынучылар өчен лаборатория үткәрелде. Чарага килгән Балтач урта мәктәбенең 2 Б сыйныфы укучылары данлыклы галимнең тормыш юлы һәм эшчәнлеге белән таныштылар. Ә лабораториядә исә физика фәненә нигезләнеп, төрле тәҗрибәләр, лайфхаклар үткәрелде һәм әлеге темаларга кагылышлы шигырьләр укылды. Китап укучылар да үзләренең белемнәре, лайфхаклары белән уртаклаштылар.