Центральная детская библиотека

Без - бергә

Дәһшәтле сугыш елларын бездән 76 ел аерып тора. Ата-бабаларыбызның батырлыклары һәрвакыт истә, каһарман геройларыбыз күңел түрендә! Бүгенге көндә исән булган сугыш һәм тыл ветераннарыбыз – дәһшәтле сугышның тере шаһитлары. 7 май көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре, Бөтенроссия “#МыВместе”акциясе кысаларында, Балтач бистәсендә гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльван Гыйльмуллинны якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котладылар.

#МыВместе #балтасинскаяцентральнаябиблиотека