Центральная детская библиотека

Тукай абый – җылы кояшыбыз

22 апрель  көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә Балтач гимназиясенең 7 А сыйныфы укучылары өчен “Тукай абый – җылы кояшыбыз” дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Кичә барышында укучылар  мәшһүр шагыйребезнең тормыш юлы һәм иҗаты хакында мәгълүмат тыңладылар. “Тукай иле” библиокроссворды балаларга Г.Тукайның иҗаты, тормыш юлын да, шагыйрь яшәгән чорны да кабат күзалларга ярдәм итте.