Центральная детская библиотека

Мы - юные гагаринцы

12 апрель - Космонавтика көнендә Балтач Үзәк балалар китапханәсендә "Мы - юные гагаринцы" исеме астында космик сәяхәт  үткәрелде.  Чарага килгән  Балтач урта мәктәбенең 2 А сыйныфы укучылары өчен чын бәйрәм рухы тудырылды. Аларны Үзәк китапханәнең баскычларыннан ук “космонавтлар” каршы алды. Балалар китапханәсенең уку залында  “Восток” космик  корабле макеты әйләнәсендә,  башлангыч сыйныф  укучылары өчен аңлаешлы итеп космос-галәм темасы,  илебез тарихындагы мәшһүр космонавтлар турында мәгълүмат бирелде. Балаларга әлеге өлкәгә кагылышлы кызыклы фактлар да китерелде. "Угадай-ка" викторина-уены, кроссворд балаларның чара дәвамында алган белемнәрен ныгытырга булышты.