Центральная детская библиотека

Китап ничек барлыкка килә?

Китап - мөгаллим, китап – киңәшче, китап – сердәш. Китап кешегә бик күп нәрсә хакында сөйли, әмма аның басылып чыкканчы, нинди юл үтүен без күрмибез.

9 апрель көнне 1нче номерлы балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар Балтач Үзәк балалар китапханәсендә оештырылган “Китап ничек барлыкка килә?” дип исемләнгән мәгълүмат сәгатендә катнаштылар.  Әлеге чара сабыйларга китап турында бик күп мәгълүмат җиткерде. Алар борынгы язулар,беренче  китаплар хакында, хәзерге заманда китапның ничек барлыкка килүе турында белделәр.