Центральная детская библиотека

Исәнмесез, кошкайлар!

Һәр елның 8 апрелендә дөнья күләмендә бик матур бәйрәм үткәрелә. Ул – Халыкара кошлар рәсемен ясау көне (Международный день рисования птиц).

Бәйрәмнең таләбе бер генә: кош рәсемен ясыйсы һәм аны кемгә дә булса бүләк итеп бирәсе. Бу ярыш та түгел, рәсем ясаучының осталыгы да мөһим саналмый. Иң мөһиме – тирә-юньгә шатлык тарату һәм гади генә матур гамәлләрнең дә башкаларга сөенеч, рәхәт мизгелләр таратуын онытмау.

7 апрель көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә «Исәнмесез, кошкайлар!» («Здравствуй, птичья страна!») дип аталган эко-батл үтте. Чарага килгән кунаклар – Балтач гимназиясенең 1 Б сыйныфы укучылары кошлар турында бик күп мәгълүмат алды, үзләренең белемнәрен дә сынады. Ә бәйрәмнең асылы – кош рәсемен ясау һәм аны дустыңа бүләк итү - балаларның күңеленә бигрәк тә хуш килде.