Китап белемдарлары
Билгеле булганча, 2 апрель - Халыкара балалар китабы көне. Әлеге бәйрәм танылган әкият остасы Ганс Кристиан Андерсенның туган көненә туры китереп үткәрелә.
Халыкара балалар көне уңаеннан, 2 апрель көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә «Китап белемдарлары» («Знатоки книг») дигән исем астында библиографик мозаика үткәрелде. Чарада Кече Лызи урта мәктәбенең 1 а сыйныфы укучылары катнашты.