Центральная детская библиотека

Шар бәйрәме – шатлык бәйрәме

Календарьда берсеннән-берсе кызыклы, хәтта ки кайвакыт шаккаттыргыч та булган бәйрәмнәр бар. Мәсәлән,  25 март - Шарларны тоту көне, ә 26 март - Шарларга бәйләп, язга хәбәр җибәрү көне. Менә шундый кызыклы бәйрәмнәр уңаеннан, 26 март көнне, Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Шар бәйрәме – шатлык бәйрәме” дип аталган балалар иртәсе үтте. Балтач бистәсенең 1нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче балалар шарлар турында мәгълүматлар, шигырьләр тыңладылар, кызыклы уеннар уйнадылар.