Центральная детская библиотека

Язгы кәеф

Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән килүче март аеның 8нче көнендә бик күркәм бәйрәм бар. Ул – Халыкара хатын-кызлар көне. Әлеге гүзәл бәйрәмне каршылап, 3 март көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә «Язгы кәеф» дигән исем астында СтудART үткәрелде. Чарага китапханә каршында эшләп килүче «Хыял»  театр клубы һәм «Салават күпере» тозлы камырдан эшләнмәләр клубына йөрүче балалар килгән иде. Иң элек клубларга йөрүче малайлар кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрикләделәр. Балалар, бергәләшеп, төрле бәйгеләрдә дә көч сынаштылар.  Бакча һәм кыр чәчкәләрнең исемнәрен, башка кигән тәкыядәге сүзне белү; тәм буенча гына тоеп, капкан яшелчә, җиләк-җимешнең  исемен атау; күмәкләшеп төймә тагу кебек уеннар балаларның күңеленә бик хуш килде.