Центральная детская библиотека

Әниемә-газиземә

     8 март – Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итәргә дә санаулы көннәр калып бара. Әлеге бәйрәмдә әниләрне, әбиләр, дәү әниләрне сөендереп, кул эшләрен  бүләк итү – нинди матур күренеш! Балаларының һәм оныкларының күңел җылысы, яратуы сеңгән бу бүләкләр аеруча да кадерле булалар.

     3 март көнне   Балтач Үзәк балалар китапханәсе каршында эшләп килүче “Салават күпере” тозлы камырдан эшләнмәләр клубының «Әниемә-газиземә» дип исемләнгән  дәресенең икенче өлеше үткәрелде. Клубка йөрүче балалар бу көнне газиз кешеләренә аталган бүләкләрен эшләп тәмамладылар.