Центральная детская библиотека

Песи, песи, пескәем...

1 март – Халыкара песиләр көне. Кешелекнең күп өлеше песи ярата. Йомшак кына сырпаланып, мыраулап йөргән шул дүрт тәпиле дуслардан башка тормышны күз алдына  китерү дә кыен. Аларның кәеф күтәрү, дәвалау үзлекләре турында да еш ишетергә туры килә. Менә шундый күңелле, йомшак, назлы җан ияләренә багышлап,  2 март көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсенең уку залында “Песи, песи, пескәем...” дип аталган мәгълүмат сәгате үткәрелде. Балтач урта мәктәбенең 2 Б сыйныфы укучылары мәчесыманнар семьялыгына кергән җәнлекләр турында бик күп кызыклы фактлар белделәр. Песиләр турында фәнни һәм әдәби китаплар белән таныштылар.