Центральная детская библиотека

Туган тел йолдызлыгы

 

26 февраль көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә 2021 ел – Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан чараларның чираттагысы -  «Туган тел йолдызлыгы» дип аталган тематик иртә үтте. Балтач бистәсенең 1нче номерлы балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар туган телебездә  биремнәр үтәделәр, үзләренең зирәклекләрен, белемнәрен күрсәтеп, сорауларга җавап бирделәр. Туган телдә төрле темаларга шигырьләр сөйләп, балалар үзләренең сәләтләрен дә күрсәттеләр.