Центральная детская библиотека

Әниемә-газиземә

Әниләр – иң газиз, иң кадерле затлар. Аларга нинди генә җылы сүзләр әйтсәк, матур теләкләр теләсәк  тә, кыйммәтле бүләкләр бирсәк тә аз булыр. Балтач Үзәк балалар китапханәсе каршында эшләп килүче “Салават күпере” тозлы камырдан эшләнмәләр клубына йөрүче балалар да, 8 март – Халыкара хатын-кызлар көнен каршылап,  үзләренең әниләренә бүләк әзерли башладылар. Шул уңайдан, 24 февраль көнне «Әниемә-газиземә» исеме астында дәреснең беренче өлеше үткәрелде.