Агния Барто "Первый урок" ("Беренче дәрес")
17 февраль көнне данлыклы рус балалар шагыйрәсе Агния Бартоның тууына 115 ел тулган көн. Балаларның нәрсә уйлаганын сиземли, әйтәсе фикерен генә түгел, ә йөрәк тибешен үк тыңлый белгән шәхесләрдән була Агния Барто. Балтач Үзәк балалар китапханәсенең китап укучысы Әдилә Ильязова әлеге мөхтәрәм шәхеснең “Первый урок” шигырен сөйләде.