Центральная детская библиотека

Чырык сәяхәткә дәшә...

Менә инде 6 ел рәттән башлангыч сыйныф укучыларына "Укучының мәдәни көндәлеге"н тапшыруы гамәлгә ашырылып килә. Шушы уңайдан, 9 октябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре  Балтач гимназиясенә барып, 1сыйныф укучылары өчен "Чырык сәфәргә дәшә..." исеме астында мәдәни дәрес үткәрделәр. Чыпчык малае Чырык укучыларны Татарстан, Казан, Балтач буйлап мәдәният учакларында сәяхәттә йөртте. Балаларга "Укучының мәдәни көндәлекләре" тапшырылды.