Центральная детская библиотека

Көзге яфрак яңгыры

30 сентябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Салават күпере” тозлы камырдан эшләнмәләр клубының “Көзге яфраклар яңгыры” дип аталган дәресе узды. Бу көнне табигатьтәге алтын көз балалар китапханәсендә дә хакимлек итте. Клуб җитәкчесе Гүзәл Фәттахова балаларны тозлы камырдан яфраклар ясарга өйрәтте, эш барышында аларга “Мастерилка” журналының киңәшләре дә ярдәмгә килде.