Центральная детская библиотека

Библиотакси

 ТАССРның 100 еллыгы һәм Балтач районының 90 еллыгы уңаеннан Үзәк китапханә туган як, аның тарихи архитектура һәйкәлләре, яңа истәлекле урыннары турында Библиотакси» проектын дәвам итә. 11 сентябрь көнне Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәре Илсөяр Нәбиева Балтачның үзәк урамы белән таныштырды. Әлеге урам Советлар союзына нигез салучы һәм аның беренче җитәкчесе булган Ленин исемен йөртә. Биредә хакимият бинасы, мәдәният йорты, үзәк китапханә, хәрби комиссариат, «Хезмәт» газетасы редакциясе, үзәк хастаханә, Геройлар аллеясы, кибетләр, банклар, «Балтач» ял паркы һәм башка бик күп объектлар, шәхси йортлар урнашкан.

#100тасср #балтач90ел #балтачүзәккитапханәсе