Центральная детская библиотека

Туган якның алтын кырлары

30 август – Татарстан Республикасы, халкыбыз өчен тарихи, әһәмиятле бәйрәм көне. Тантаналы вакыйга белән котлап, Балтач Үзәк балалар китапханәсе каршында эшләп килүче тозлы камырдан эшләнмәләр клубы җитәкчәсе Гүзәл Фәттахова мастер-класс үткәрде. Ул тозлы камырдан туган ягыбызның алтын башаклы кырларын чагылдырган картина ясарга өйрәтте. #деньреспубликитатарстан  #тассрга100ел #балтачүзәккитапханәсе