Фронтка хатлар
Үзәк балалар китапханәсе “Библиотөн 2020” кысаларында игълан ителгән “Фронтка хатлар” циклында катнашты. Әлеге чарада 8 май көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Илсөяр Нәбиеваның һәм китап укучыбыз - Балтач урта мәктәбенең 2 б сыйныфыннан Зилия Әскарованың фронтовикларга атап язылган хатлары – видеоязмалары урын алды. #библионочь2020 #библиотөн2020 #балтач #балтасинскаябиблиотека #центральнаябиблиотека #җиңүгә75 #победе75 #великаяпобеда