Центральная детская библиотека

Горурлыгыбыз син, туган җир!

2020 елда Балтач районы оешуга 90 ел тула. Соңгы елларда районыбызның данлы үткәнен барлау, тарихыбызны торгызу юнәлешендә гаҗәеп саллы эшләр башкарылды. Һәм бу искиткеч күркәм эш бүген дә дәвам итә. Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшин төзегән, Балтач районының тарихын барлаган ике томлы энциклопедиябез басылу – олы бәхет, олы горурлык.  6 апрель көнне, районыбызның 90 еллык юбилее уңаеннан, Үзәк балалар китапханәсе Балтач энциклопедиясенә ясалган буктрейлер тәкъдим итте. #балтач #балтачка90ел #тасср100 #балтасинскаябиблиотека