Центральная детская библиотека

“Әни турында хикәяләрне сезнең белән кычкырып укыйбыз” Республика акциясендә катнашу

4 март көнне Балтач Үзәк балалар  китапханәсе  “Әни турында хикәяләрне сезнең белән кычкырып укыйбыз” дип исемләнгән Республика акциясендә катнашты. Нәни китап укучыларга Хәлил Шәрифнең “Алдакчы аю” китабыннан “Тиен баласы нигә елаган?” дип аталган хикәясе рольләргә бүлеп, кычкырып укылды. Әсәр геройлары Әни тиен белән бала тиен диалогы аша балалар яхшылык, яманлык кебек төшенчәләрне аңладылар, табигатькә сакчыл караш кирәклегенә төшенделәр.