Центральная детская библиотека

Муса Җәлил – балалар дусты

17 февраль көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Муса Җәлил – балалар дусты” дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрелде. Балтачның 1 нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче сабыйлар  чараның кунаклары булдылар. Алар Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. Балалар өчен язган шигырләрен матур итеп сөйләп, “Карак песи” шигырен сәхнәләштереп, үзләренең булганлыкларын да күрсәттеләр.