Центральная детская библиотека

Җәлил батырлыгы онытылмас!

15 февраль – герой-шагыйрь  Муса Җәлилне искә алу көне. Шул уңайдан, 14 февраль көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә Балтач урта мәктәбенең 2 Б сыйныфы укучылары өчен “Җәлил батырлыгы онытылмас!” дип аталган тукталышлы уку үткәрелде. Укучылар Муса Җәлилнең тормыш юлы белән таныштылар, аның балалар өчен язылган “Парашютсыз курчак” исемле китабын бергәләп укып, фикер алыштылар.