Китап укып үсәбез
23 гыйнвар көнне Балтач Үзәк бабалалар китапханәсендә “Китап укып үсәбез” дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрелде. Балтач урта мәктәбенең 1 Б, В сыйныфы укучылары балалар китапханәсе белән якыннан танышып, китапларны табырга, сайларга өйрәнделәр. Китапханәче китапханәләргә багышланган видеофильм күрсәтте. Балалар китаплар турында кызыклы сорауларга җавап бирделәр.