Татар иле – Татарстан
2020 ел – ТАССРның төзелүенә 100 ел тулу уңаеннан, 16 гыйнвар көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә “Татар иле – Татарстан” дип аталган интеллектуаль уен үткәрелде. Чарада катнашучылар – Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясенең 1,2 сыйныф укучылары Республикабызга кагылышлы бик күп сорауларга, биремнәргә җавап бирделәр. Алар үзләрен бик кызыксынучан, хәбәрдар итеп күрсәттеләр.