Татарстан – җанлы дастан
13 гыйнвар көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә, ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан, “Татарстан – җанлы дастан” дип аталган библиофреш үткәрелде. Китап укучылар тарих, сәнгать, әдәбият, тел белеме, география, биология, химия, милли гореф-гадәтләр кебек өлкәләргә кагылышлы, республикабыз белән бәйле сорауларга җавап бирделәр.