Центральная детская библиотека

Хезмәт кешене бизи

19 сентябрь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә Балтач урта мәктәбенең 5 В, Г сыйныфлары өчен "Хезмәт кешене бизи" дигән исем астында һөнәр иясе көне үткәрелде. Укучылар китап дөньясына сәяхәт кылып, викторина сорауларына җавап бирделәр; китапханәче һөнәре турында мәгълүмат тыңладылар һәм видеоролик карадылар.