Батыр булып тумыйлар
13 декабрь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә Балтач урта мәктәбенең 5 А сыйныфы укучылары өчен “Батыр булып тумыйлар» дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде. Укучылар герой-пионерларга багышлап узган чарада аларның тормыш юлы, кылган батырлыклары хакында мәгълүмат тыңладылар, фильм карадылар, сугыш һәм тынычлык турында шигырьләр укыдылар.