“Кышкы куаныч”
3 декабрь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә мөмкинлекләре чикләнгән китап укучы балалар өчен “Кышкы куаныч” дип аталган очрашу кичәсе үтте. Чарада катнашучылар балалар өчен чыккан яңа китаплар белән таныштылар, “Кроссворд-ассорти” дип аталган уенда катнаштылар, табигый чималларны кулланып, үз куллары белән зәвыклы бүләкләр ясадылар.