Центральная детская библиотека

Яратабыз Тукай абыйны

26 апрель көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә  Г. Тукайның 133 еллыгы уңаеннан “Яратабыз Тукай абыйны” дип аталган әдәби кичә узды. Кичәдә Балтач урта мәктәбенең 1 в, 2 а сыйныфы укучылары Тукай шигырьләрен сөйләделәр, “Кәҗә белән сарык” әкияте буенча спектакль куйдылар. Китапханәче укучыларны китап күргәзмәсендә булган Тукай китаплары белән таныштырды, презентация ярдәмендә язучының биографиясе турында сөйләде,кичәнең ахырында кызыклы уен оештырды.