Центральная детская библиотека

Имин булсын юлларыбыз!

5 октябрь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә “Имин булсын юлларыбыз!” дип исемләнгән тематик иртә үтте. 1нче номерлы балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар юл йөрү кагыйдәләре турында китаплар, журналлар белән таныштылар, кызыклы уеннарда катнаштылар, юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыттылар.