Центральная библиотека

«Хәтер торналары» (мастер-класс).

22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне. Балтач үзәк китапханәсе хезмәткәрләре истәлекле дата алдыннан «Хәтер торналары» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар һәм Балтач халкы һәм кунаклары өчен кәгазь торналар ясау буенча урам мастер-классы үткәрделәр. Бу ысул белән китапханә хезмәткәрләре һәм чарада катнашучылар халкыбызның бәяләп бетергесез батырлыгына хөрмәт күрсәттеләр.