Центральная библиотека

"Россия - Туган илем!"

12 июньдә Россия көнен бәйрәм итү кысаларында Балтач үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Набережная» паркында узган Россия көненә багышланган «Шушма моннары» район фестивалендә катнаштылар. Бәйрәм кунаклары өчен мастер - класс һәм "Ромашковая Россия" фотосессиясе, «Они – гордость нашего района» китап күргәзмәсе һәм триколор тасмалар тарату оештырылды. Бәйрәм җылылык һәм күңел ачу атмосферасында узды, төрле яшьтәге һәм төрле милләт кешеләрен берләштерде.