Центральная библиотека

"Тәмәке сәламәтлеккә дошман!" (акция)

31 май - Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш көне. Балтач китапханәсе хезмәткәрләре дөнья җәмәгатьчелегенә кушылды һәм «Тәмәке сәламәтлеккә дошман!» урам акциясе оештырды. Акция барышында яшьләр һәм яшүсмерләр белән тәмәке эшләнмәләренең, бигрәк тә хәзерге вакытта яшьләр арасында модалы булган электрон тәмәкеләрнең зыяны турында әңгәмә үткәрелде. Шулай ук, "Тәмәке тартма!" мәгълүмати белешмәләрен тараттылар һәм тәмәкесез көн символы - акбур тасмасын тараттылар.