Центральная библиотека

«Истоки славянской письменности» (танып белү сәгате)

24 майда Россиядә Славян язуы һәм мәдәнияте көне билгеләп үтелә. Балтач китапханәсе хезмәткәрләре Балтач урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары өчен «Истоки славянской письменности» дигән танып белү сәгате үткәрделәр. Балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, славян язуының чыганаклары һәм аның барлыкка килү вакытыннан алып безнең көннәргә кадәрге юлы турында белделәр. Нәтиҗәдә, катнашучылар викторина ярдәмендә китап эше, славян язуы һәм мәдәнияте буенча белемнәрен тикшерә алдылар.