"Әдәби ГТО" (квест)
16 майда Үзәк китапханә хезмәткәрләре Балтач урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучыларына гадәти булмаган ГТО комплексы нормаларын тапшырырга тәкъдим иттеләр. Уңышлы нәтиҗәләргә ирешү өчен сынауда катнашучыларга мускулларны түгел, ә хәтерне җигеп белемнәрен күрсәтергә туры килде. "Әдәби ГТО" квесты күп төрле биремнәрне үз эченә алды: «Әдәби спринт», «Китап биатлоны», «Әдәби дуэль» «Китап кальмары», «BOOK Кросс», «Әдәби ориентирлау». Һәр команда үз маршрут кәгазе буенча хәрәкәт иттеп нормативларны вакытка тапшырды.