Центральная библиотека

"Кызыклы очрашулар: Альбина Фазлыева"

25 апрель көнне Балтач китапханәсендә Балтач гимназиясе һәм мәктәбе югары сыйныф укучылары өчен "Кызыклы очрашулар" проекты кысаларында Балтач районында яшәүче, бизнесмен, блогер, 4 бала анасы Альбина Фазлыева белән очрашу узды. Альбина Фазлыева хатын-кызның, хәзерге җәмгыятьтә ананың ролен ачты, уңышлы бизнес серләре белән уртаклашты, милли стильдәге яулыкны матур бәйләү буенча мастер-класс үткәрде һәм кунакларга тормышта күңелләренә хуш килгән һөнәр сайларга теләде.