Центральная библиотека

Библиотөн - 2024

“Библиотөн акциясе” быел-2024 елда 13 нче тапкырын үткәрелә. Әлеге чара нигезендә бөтен ил буенча китапханәләр, китап кибетләре, әдәби музейлар һәм мәдәни үзәкләр махсус программа тәкъдим итә: иҗади мастер-класслар, экскурсияләр, язучылар белән очрашулар, шигъри укулар, китап ярминкәләре оештырыла.
Быел Рәсәйдә “Гаилә елы” итеп игълан ителде. Шул уңайдан, “Библиотөн-2024” акциясе “Гаилә белән бергә укыйбыз” исеме астында үтте. Бу төнне Үзәк китапханәдә төрле сәнгать мәйданчыклары эшләде. Килгән китап укучыларыбызга үзенчәлекле сәнгать төре булган “Шамаил” эшләү техникасы буенча мастер-класс тәкъдим ителде. “Укучы гаилә йолдызлыгы” библиокафесында: кунак каршы алу йоласы, гаилә белән бер табында авыз ителә торган үзенчәлекле ризыклар төре тәкъдим ителде. “Әдәби салон” да районыбызда иҗат итүче якташ язучыларыбызның шигъри тәлгәшләре укылды. Җыр-моңга үрелеп барган һәр мизгел килгән кунакларыбыз күңелендә онытылмас истәлекләр калдырды.
Гаилә елы уңаеннан, Фоат Садриевның “Сиңа гына әйтәм” әсәреннән өзек сәхнәләштерелде. Библиотөн чарасына килгән һәркем күңеленә ял, иҗади алгарыш алып китте.