Центральная библиотека

“Тормыш ул серле бер могжиза” (әдәби-музыкаль кичә)

Балтач үзәк китапханәсендә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен күңелле чаралар үткәрү яхшы  традициягә керде. 16 апрельдә Балтач китапханәсе хезмәткәрләре начар күрүчеләр клубы "Караш" әгъзалары өчен "Тормыш ул серле бер могжиза" әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Кичә кунакларына тормыш юлының төрле мизгелләре турында театральләштерелгән күренешләр, тормышыбызның төп кыйммәтләре: мәхәббәт, игелек, кешелек турында шигырьләр һәм җырлар тәкъдим ителде.