Центральная библиотека

“Юрий Гагарин - беренче мәңгегә!” (әңгәмә)

11 апрель көнне Балтач гимназиясенең сигезенче сыйныф укучылары өчен Балтач китапханәсе хезмәткәрләре “Юрий Гагарин - беренче мәңгегә!” дигән әңгәмә үткәрделәр. Балалар беренче очыш тарихын, Гагарин тормышыннан кызыклы һәм аз билгеле фактларны, космонавтларны сайлап алу һәм әзерләүне белделәр. Чара барышында балалар Космонавтика көненә багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр.