Центральная библиотека

Әдәби кунакханә

Җирдә дә түгел, күктә дә түгел, иҗат ул – кеше йөрәге биеклегендә. Сүз дәрьясыннан тамчылап алып җанын, тәмен, ямен тоеп янәшә куюга,яңа сулыштан балкып яши башлаган мәгънәне нәкъ менә синең күңелеңдә сулкылдап торган хисне бүтәннәр дә кабул итәрлек хәлгә күтәрә белү – үзе бер могҗиза түгелмени?!

Шундый могҗиза тудыручыларны гади генә итеп, шагыйрь дип атыйлар. 2 февраль көнне Үзәк китапханәнең уку залы “Әдәби кунакханә”гә әверелде. Каядыр ашкыну, ярату, дуслык җепләре, туган авыл темаларын үзләренчә, самими балачак хисләре бишегендә язган каләмчеләребез Раушан Нигъматҗанов, Гүзәл Хазиева, Камилә Сафиуллина әдәби кунакханәнең иң яшь кунаклары булды.

Шигърият сөючеләрне үзләренә генә хас булган шигъри тәлгәшләре белән сөендергән Лилия Гарифуллина, Зөһрә Рамазанова, Алмаз Әхмәтгалиев, Ильмира Кузьмина, Гөлназ Әхмәдиева яшь буынга серле шигърият дөнясының остазлары буларак чыгыш ясасалар, Ленина Шафигуллина, Венера Мустафина, Гөлшат Шалаева тормыштагы яңа бизәкләрне алып күңелендәгесен дәфтәр битләренә язган кунаклар буларак истә калды.

Китап укучыларыбызның иң яратакан китапларына әверелгән “Бүре үче”, “Төнге яктылык” авторлары Әлфия Габдуллина һәм Рәҗәп Бәдретдинов та һәрбер иҗатчының үз фәлсәфәсе, үз юлы икәнлегенә инандырдылар. Шигъри тәлгәшләр белән янәшә моң дәрьясын кунакларыбызга Балтач балалар сәнгать мәктәбенең баянчылар һәм курайчылар ансамбле, җырчы Илһам Хәйруллин тапшырды, Инсаф Ибрагимовның шигъри хаят булып кеше җанындагы бар хисләр давылын нәфис сүз аша җиткерүе һәрбер кунакны да уйланырга мәҗбүр иткәндер. Әдәби кунакханә һәркемнең күңеленә шигъри хис, моңлы ядкарь бүләк итте.