“Фән-ул без" (квест-уен)
2024 ел – Татарстанда “Фән һәм технологик үсеш” елы буларак билгеле. Шул уңайдан, 7 февральде Балтач китапханәсе Балтач мәктәбенең 10 Б сыйныфы укучыларына “Фән - ул без” квест уены тәкъдим ителде. Укучылар “Инфо+”, “Астрономическая лаборатория”, “Цифровой класс” “Научная мозаика” бүлмәләрендә үзләренең белемнәрен сынадылар, фән өлкәсенең төрле тармакларына кагылышлы уеннарда көчләрен сынаштылар.