Центральная библиотека

"Ретро-вечеринка 90-ые"

6 февральдә китапханәдә студентлар очрашуы узды. Безнең кунаклар ул еллардагы атмосферага чума алды: 90нчы еллар музыкаль хитларына биеделәр һәм җырладылар, шул еллардагы культ кинофильмнар белән таныштылар, ул елларда популяр булган һәм бүгенге көндә кызыклы булган төрле уеннарда һәм конкурсларда актив катнаштылар, ил тарихыннан һәм 90нчы еллар яшьләре тормышыннан кызыклы фактлар белделәр.