Центральная библиотека

«Ленинград... Блокада… Подвиг!» (медиа-дәрес)

2 февральдә Балтач үзәк китапханәсе хезмәткәрләре "Арча агросәнәгать һөнәри көллияте" һөнәри белем бирү учреждениесенең 2 нче филиалы укучылары өчен медиа – дәрес үткәрделәр. Блокада икмәген нәрсәдән пешергәннәр? Ленинград музыкантлары Шостаковичның легендар 7 нче симфониясен нинди бәягә һәм ни өчен башкарганнар? Таня Савичеваның язмышы? Бу сорауларга җавапларны һәм блокадалы шәһәр тормышыннан башка нечкәлекләрне студентлар дәрес барышында беләләр.