Центральная библиотека

Мастерство и качество - путь к успеху (Китапханәчеләр семинары)

Район үзәк китапханәсендә авыл филиаллары китапханәчеләре кабат семинарга җыелдылар. Бу юлы ул 2023 елда китапханәләрнең эшен анализлауга һәм 2024 елга төп эшчәнлек юнәлешләрен билгеләүгә  багышланган иде. Семинарны Балтач үзәк китапханәсе директоры Зарипова Резидә Мөдәрис кызы ачты, китапханә эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләрен җиткерде һәм барысына да нәтиҗәле эш теләде. Китапханәара абонемент китапханәчесе Шәрифуллина Г.Р. хезмәттәшләрен яңа китаплар белән таныштырды, «Китапханәче һөнәре» темасына күзәтү үткәрде. Комплектлау бүлеге мөдире Галимуллина Г.И. китапханә фондын исәпкә алу, урнаштыру, саклау, аны ачу формалары һәм ысуллары турында сөйләде. Чара методик бүлек мөдире Төхвәтуллина Ф.З. китапханәләр эшенең санлы күрсәткечләрен үтәү буенча киңәшләр белән тәмамланды