Центральная библиотека

"Буыннар диалогы" (Очрашу)

25 гыйнварда Балтач үзәк китапханәсендә «Кызыклы очрашулар…» проекты старт алды. Безнең проектның беренче кунагы булып - Укытучы, Остаз - Хәсәншин Госман Гомәр улы булды. Очрашу кичәсенә Балтач урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары килде. Госман Хәсәншин укучыларга үзенең һөнәре, шөгыльләре турында сөйләде, кул эшләнмәләре хакында җентекләп аңлатты һәм мастер-класс үткәрде. Госман ага яшь буынны хезмәттән курыкмаска, сәләтләрне үстерергә чакырды һәм күңеленә хуш килгән һөнәр сайларга теләде.