Центральная библиотека

“Яңа ел тылсымы” (күңел ачу программасы)

28нчы декабрь көнне Үзәк китапханәдә “Яңа ел тылсымы” дип исемләнгән яңа ел тамашасы гөрләп узды. Бәйрәмгә килгән китап укучыларыбыз балачакны искә төшереп, “Акасылу һәм җиде кәрлә маҗаралары” театрлаштырылган тамаша карап, яңа ел җырлары җырлап, биеп, шигырьләр сөйләп, Кыш бабайдан бүләкләр алдылар. Азга гына булса да әкият илендә булып, күңелләре белән ял иттеләр. Елның иң күп китап укучысын бүләкләү дә кичәбезнең иң матур мизгелләреннән берсе булды.