Центральная библиотека

“Үткәнен белгән – тарихын белгән” (фольклор сәгате)

2023 ел – Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы буларак игълан ителде.
Бу тарафтан, Балтач Үзәк зурлар китапханәсендә агымдагы елны йомгаклап, Балтач гимназиясенең 10 сыйныф укучылары өчен “Үткәнен белгән – тарихын белгән” дип аталган фольклор сәгате тәкъдим ителде. Укучыларыбыз гасырлар төпкеленә зур кызыксыну белән сәяхәт иттеләр, төрле милләт вәкилләренең халык авыз иҗатының онытылмас чыганакларына кагылдылар.