Центральная библиотека

Авыл яши-Деревня живет

2023 елның 13 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары – Хадеев Таһир Галимҗан улы катнашында Балтач районында «Авыл яше-авыл яши» пилот проектын гамәлгә ашыру буенча совет утырышы узды. Үткәрү мәйданчыгы үзәк район китапханәсе. Утырышта катнашучылар: 1. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары-Һадиев Таһир Галимҗан улы. 2. Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе-Хәйретдинов Айдар Фоат улы. 3. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Галимуллин Илшат Солтан улы. 4. Үзәк китапханә директоры Зарипова Резидә Мөдәрис кызы. Утырыш барышында халыкны мәгълүматлаштыру мәсьәләләре тикшерелде. Районның барлык 32 китапханәсендә «Авыл яши - авыл яши»күргәзмәсе оештырылган. Даими яңартыла.